Махсус хәрби операция
14 октябрь 2022, 12:58

Хәрби машинага хатын-кыз исеме кушканнар

Исән-сау кайтып җитегез!

"Башкорт батальоны" Телеграм-каналыннан."Башкорт батальоны" Телеграм-каналыннан.
Фото:"Башкорт батальоны" Телеграм-каналыннан.

Башкортстанның Русия Герое Александр Доставалов исемендәге батальон хәрбиләре үзләренең машинасына Наташка дип исем кушкан. “Доставаловчы”лар төшкән фотосурәтне “Башкирский батальон” Телеграм-каналы  бастырып чыгарган.

“Һәр “тартмачык”ның үз исеме бар. Фотосурәттәгеләрне ватаннары – Башкортстан – гына түгел,  Наталья исеме дә бәйли, аларның һәркайсының шундый исемле әнисе, апасы, хатыны, сөйгәне бар”, – диләр хәрбиләребез.

Илебез данын яклаган һәркемгә теләгебез шул: исән-сау кайтып җитегез! 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас