Махсус хәрби операция
14 октябрь 2022, 12:34

Хөкем ителгәннәр мобилизацияләнәчәкме?

Бу хакта закон проекты әзерләгәннәр. 

life.rulife.ru
Фото:life.ru

Сенаторлар хөкемгә тарттырылган хәрбиләр һәм гражданнарның хәрби хәрәкәтләрдә катнашу мөмкинлеген күзаллаучы закон проектын әзерләгән. Аларны “хәрби хезмәттә батырлык һәм геройлык күрсәткәннәре өчен” җинаять җәзасыннан азат итәргә дә мөмкиннәр. Закон проектының аңлатмасында закон ил хәвефсезлеге таләпләренә һәм җинаять законнарын гуманлаштыру принципларына җавап бирә диләр.
Сенатор Ольга Ковитиди болай дип аңлата: арест яисә дисциплинар частьта тотылу җәзасы алган, я булмаса 5 елга кадәр иркеннән мәхрүм ителгән хәрби сугыш вакытында яисә мобилизация чорында хәрби хәрәкәтләрдә катнашырга теләсә, аңа сугыш тәмамланганчы иректән мәхрүм ителүгә кичектерү бирелә. Суд хөкем ителгән хәрбине сугышчан бурычын үтәгәндә батырлык һәм геройлык күрсәткән очракта командование тәкъдиме белән хөкем җәзасыннан азат итә ала, дип тә өсти Ковитиди.
Беренче тапкыр зур булмаган яисә уртача авырлыктагы җинаять кылганы өчен хөкем ителгән гражданнарга да, сугышларда катнашырга теләсәләр, отсрочка бирелә яисә тулысынча җәзадан азат ителәләр.
Закон проекты соңгы стадиясенә чыга һәм ахыргы килешенүләрдән соң Дәүләт Думасына кертеләчәк. 

Чыганак: aif.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас