

Республикада суд приставлары мобилизацияләнгән гражданнарның бурычларын ”туңдырды”. Суд приставлары федераль хезмәтенең БР буенча идарәсендә белдерүләренчә, бурычлыларның хәрби хезмәткә китүе сәбәпле, бүгенге көндә гомум алганда 30 миллион сумга якын акча кайтару буенча эшләр оператив рәвештә туктатылган.
Ведомствода бурычларны кайтару эшен туктатып торуга гаризалар көн саен кабул ителә, диләр.
Моның өчен мобилизацияләнгәннәр, шулай ук аларның якын туганнары Суд приставлары федераль хезмәтенең БР буенча идарәсе бүлекләренә, “Дәүләт хезмәтләре” порталы, шулай ук ведомствоның рәсми сайтының “Интернет-приемная” бүлеге аша мөрәҗәгать итә ала.
Чыганак: bashinform.ru