

Республикада мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләре милеккә булган хокукларын тиз арада рәсмиләштерә ала, дип хәбәр итәләр Росреестрның төбәк матбугат хезмәтендә.
Республиканың барлык күп функцияле үзәкләрендә гариза бирүчеләр военкоматтан белешмә яисә повестканы күрсәткән очракта, үзәк хезмәткәрләре документлар пакетында аерым билге теркәячәк һәм күчемсез милеккә хокукны теркәү процедурасын тизләтелгән режимда үткәрәчәк. Моннан тыш, ведомствода белдерүләренчә, белгечләр шундый гариза бирүчеләргә бар яклап та ярдәм күрсәтергә әзер торалар. Аңлашылмаган сораулар туган очракта белгечләр һичшиксез булышачак.
Чыганак: bashinform.ru