Махсус хәрби операция
12 октябрь 2022, 10:21

Яугирләр белән очраштылар

Стәрлетамак дәүләт театр-концерт оешмасы артистлары Саратов шәһәрендә хәрби әзерлек үткән мобилизациялеләр алдында чыгыш ясаган.

Яугирләр белән очраштыларЯугирләр белән очраштылар
Яугирләр белән очраштылар

Яугирләрне Республика көне белән котларга Башкортстанның төрле министрлык җитәкчеләреннән торган делегация дә юлланды. Республика Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән алар рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

– Башкортстан – гомер буе геройлар ватаны булды, - диде сәламәтлек саклау министры Айрат Рахматуллин. – Махсус операция башланганнан бирле безнең егетләребез фронтның алгы сызыгында кайный. Без алар белән даими элемтәдәбез. Оборона министрлыгы, Росгвардия, Миңнегали Шәйморатов һәм Александр Достовалов исемендәге, “Барс” ирекмәннәр отрядлары яугирләре анда хәрби бурычларын үти.

СДТКО филармониясе артистлары аларга концерт программасы тәкъдим итте.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас