

Соңгы көннәрдә илнең кайсыбер төбәкләрендә, мәсәлән, Ростов, Курск һәм Воронеж өлкәләрендә өлешчә мобилизациянең икенче этабы башланды дигән хәбәр таралды. Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубев “мобилизация буенча яңа бирем алдык”, дип хәбәр итте. “Төп басым офицерлар составына булачак”, – диде Курск өлкәсенең вице-губернаторы Алексей Смирнов.
Әлеге хәбәрләрдән соң социаль челтәрләрдә “икенче дулкын башланган” дигән сүзләр яшен тизлегедәй таралды. Сүз иярә сүз китеп, борчулар тагын да арта төште. Ә рәсми чыганаклар алай хафаланырга кирәкми дип тынычландыра. Мәсәлән, Дәүләт Думасының Оборона буенча комитеты рәисе урынбасары Юрий Швыткин “Парламент гәзите”нә “өлешчә мобилизация этапларга бүленми” дип аңлатма биргән.
“Президентның указында мобилизациянең этаплары каралмаган. Димәк, кемдер “беренче этапны үтәде” яки “икенче этапка күчте” дип әйтү дөрес түгел. Әле өлешчә мобилизация бара. Ул – өзлексез процесс һәм бернинди этапларга да бүленми”, – ди Швыткин.
Аның әйтүенчә, һәр төбәк өчен мобилизация планы билгеләнгән һәм кайсыберләр аны үтәгән. Ә кайсыберләре әле үти генә.
Алайса нигә соң кайсыбер төбәкләрдә яңадан мобилизациягә чакыра башлаганнар?
Оборона министрлыгыннан әйтүләренчә, төбәкләр өчен мобилизация планына, бүгенге хәлдән чыгып, төзәтмәләр кертелә. Төп максат кешеләр саны җыю түгел, ә хәрби-исәп белгечләрен дөрес туплау, диләр ведомствода. “Шуңа төбәкләр арасында биремнәр берсеннән икенчесенә күчерелә. Моннан тыш, кайсыбер төбәкләрдә, военкоматлар тулу сәбәпле, өлешчә мобилизация тукталып торды. Төркемнәр уку үзәкләренә киткәч, чакырулар яңадан башланачак, – диләр министрлыкта. – Аннары, мобилизация таләпләренә туры килмәгәннәр ачыкланса, алар өйләренә кайтарыла. Алар урынына запастагы икенчеләр чакырыла, ягъни мобилизация биременә үзгәрешләр кертелә. Ләкин бу икенче дулкын дип аталмый”.