

Волонтерлар мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтүне арттырачак. Бу хакта Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә «Бердәм Русия»нең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Насретдинов игълан итте.
«Иң күп бирелә торган сораулар арасында – битараф булмаган халыктан гуманитар ярдәм күрсәтү башлангычы, шулай ук аларны тапшыру һәм җыю тәртибе. Алардан кала, өлешчә мобилизацияләү һәм азык - төлек озату мәсьәләләре. Килгән сораулар буенча үтәү өчен 389 гариза формалаштырылган, 371 гариза үтәлгән дә инде, 18е эштә», – дип хәбәр итте Руслан Насретдинов.
Аның сүзләре буенча, республиканың Уфа, Нефтекама шәһәрләре, Уфа һәм Иглин районнары волонтерлар ярдәме күрсәтү буенча лидерлар исәбендә.
"Волонтерлар хәрәкәте – бик мөһим эш өлкәсе. Кешеләр штаб барлыгын һәм аның эшләвен белгәч, мөрәҗәгатьләр саны артачак. Моңа әзер булырга кирәк. Без бу гаиләләрне һәрчак игътибар үзәгендә тотарга тиешбез”, – дип билгеләп үтте Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
26 сентябрьдән барлык муниципаль берәмлекләрдә махсус хәрби операциядә катнашучыларның туганнарына һәм гаиләләренә максатчан ярдәм күрсәтү өчен волонтерлык офислары эшли башлады. Штабка көн саен 9.00 дан 18:00 сәгатькә кадәр 8-800-201-89-03 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә була.
Чыганак:glavarb.ru
Фото:glavarb.ru