Махсус хәрби операция
8 октябрь 2022, 13:35

Бәйрәмнәрне үткәрми торыйк

Шулай дип түрәләргә мөрәҗәгать итүчеләр саны көннән-көн арта...

93.ru93.ru
93.ru

Башкортстанда яшәүчеләрнең бер өлеше төрле бәйрәм чараларының санан азайтырга яки бөтенләй үткәрми торырга тәкъдим итәләр.

Ә экономияләнгән акчаларны мобилизацияләнгәннәр өчен тотынырга кирәк дигән фикерләр көннән-көн ешрак яңгырый социаль челтәрләрдә. Мондый тәкъдимнәр Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның сәхифәләрендә дә очрый.

“Әйтегезче, зинһар, мобилизацияләнгәннәргә һәм үз теләкләре белән махсус хәрби операциягә киткәннәргә ярдәм итүгә акчалар юнәлтү максатында бәйрәм чаралары кире кагылырмы?” – ди Полина У.

“Күп гаиләләр – туендыручысыз, балалар әтисез калганда концертлар оештыру урынлы түгел”, – дип уйлый Анастасия И.

Әйтергә кирәк: төбәк җитәкчесе Республика көне уңаеннан массакүләм күңел ачу чараларын һәм фейерверкларны кире кагарга кушты. Бу хакта ул район һәм шәһәр башлыкларына киңәш бирде. Шулай да рәсми чараларның бер өлеше һәм аларга бәйле концертлар калачак.

Аңа кадәр Радий Хәбиров Миңнегали Шәйморатов һәйкәлен ачу тантанасында булырга тиешле лазер шоуны да кире каккан иде. Утлы күренешне “яхшы заманнар”га кадәр кичектереп тору урынлы булыр дигән фикерен дә җиткергән иде ул.

 

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас