Махсус хәрби операция
8 октябрь 2022, 08:15

464 мөрәҗәгать килгән

Берәү дә ярдәмсез калмый.

"Бердәм Русия" матбугат хезмәте."Бердәм Русия" матбугат хезмәте.
"Бердәм Русия" матбугат хезмәте.

М.Шәйморатов исемендәге волонтерлык штабы колл-үзәге эшли башлаганнан алып, аңа 464 мөрәҗәгать килгән.

“Волонтерлык штабы эшенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып күрсәтелгән ярдәм нәтиҗәләре буенча мөрәҗәгать итүче белән кире элемтәгә керү тора. Безнең операторлар шалтыратып, аларга тагын берәр төрле ярдәм кирәкме икәнлеген белешә. Төрле ярдәм күрсәтәбез. Операторлар – җылы сүз белән, белгечләр юридик консультация бирә, ә психологлар эчке проблемаларны хәл итә. Шәйморатовчылар өй эшләрендә яки хуҗалыкта булыша, азык-төлек һәм дарулар алып кайта, балаларны караша, аларны мәктәптән каршылый. Без үз эшебезне дәвам итәбез”, – ди “Бердәм Русия” партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Насретдинов.

Штаб көн саен 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр эшли. Волонтерлар штабына колл-үзәк телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: 8-800-201-89-03.

Моннан тыш, Уфаның барлык районнарында өлешчә мобилизация яки волонтерлар өчен посылкалар кабул итү һәм җибәрү пунктлары эшли. Посылкаларны М. Шәйморатов исемендәге барлык волонтерлык штабларында да тапшырырга мөмкин.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас