

Алтай республикасында өлешчә мобилизация чикләрендә әле бер кеше дә мобилизацияләнмәгән. Бу хакта әлеге төбәктән сенатор Владимир Полетаев хәбәр иткән.
“Алтай республикасының хәрби комиссары Олег Денисенко белән очраштым. Комиссар әйтүенчә, әлеге вакытта өлешчә мобилизация чикләрендә Алтайдан бер кеше дә хезмәткә чакырылмаган”, – дигән Полетаев үзенең Telegram-каналында.
“Бу мәгълүмат дөрес”, – дип раслаган “Российская газета” басмасына Алтай хакимияте вәкиле Михаил Максимов.
Әле военкоматта гражданнар турында мәгълүматлар тикшерелә, повесткалар җибәрелә, дигәннәр Алтай хөкүмәтендә. Әмма мобилизация буенча кайчан чакыртулар башланачагын әлегә хәбәр итмәгәннәр.
Шунысы билгеле: урындагы хәрби комиссариат мәгълүматы буенча, өлешчә мобилизация игълан ителгәннән алып, 50дән артык кеше военкоматларга килгән, тагын да 20 кеше хәрби хезмәт итүгә контракт төзегән.