

Русиянең Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы чүп җыючыларга һәм чүп машиналары водительләренә өлешчә мобилизациядән бронь бирергә тәкъдим иткән.
Чүп машиналарын йөртүчеләр һәм калдыклар белән эшләүче төбәк операторлары, гомумән, бу тармак хезмәткәрләре предприятиеләрнең өзлексез эшчәнлеген һәм төбәкләрнең социаль тотрыклылыгын тәэмин итәләр, диелә Министрлыкның төбәк җитәкчеләренә юллаган хатында. Шуңа чүп машиналарын йөртүчеләргә, калдыклар белән эшләүче, шулай ук хәвефлеге буенча беренче һәм икенче класслы чүпләр белән эшләүче операторлар хезмәткәрләренә бронь бирергә кирәк дип исәплиләр ведомство вәкилләре.
Әйткәндәй, моңа кадәр Санлы үсеш министрлыгы да информатика укытучыларына отсрочка бирергә тәкъдим итте. Ведомстводан әйтүләренчә, бу педагоглар администраторлар эшен алып бара һәм мәгариф учреждениеләрендә санлы инфраструктураның көйле эшләвен тәэмин итә.