

Русиянең берничә спорт федерациясе җитәкчеләре спортчыларның өлешчә мобилизация буенча чакыру алулары турында хәбәр иттеләр. Русия Федерациясе спорт министры Олег Матицин моңа ачыклык кертте.
Дәүләтнең бүген чишә торган барлык проблемалары, бурычлары, авырлыклары спортчылар җәмгыяте белән бергә чишеләчәк. Әлегә мин броньлау турында төгәл җавап бирә алмыйм. Әйе, без аңлыйбыз, билгеле спортчылар – Олимпия уеннарына әзерләнүчеләр, илнең җыелма командасы әгъзалары. Аларның кайберләре алтын бәрабәренә, тиң әлбәттә. Шуңа күрә дә без бүгенге көндә хөкүмәт белән диалог алып барабыз. Спорт оешмасы, бүгенге вәзгыятькә карамастан, актив үсештә булыр дип ышанам”, – диде спорт министры.
Фото:ria.ru