Махсус хәрби операция
6 октябрь 2022, 07:06

Сөйгәне артыннан Саратовка барган

Мобилизация гаилә кору өчен киртә түгел. 

Алексей Шмелев/vk.comАлексей Шмелев/vk.com
Фото:Алексей Шмелев/vk.com

Мобилизация  гаилә кору өчен киртә булып тормый. Моны республикада яшәүче пар раслады. Октябрьскийда яшәүче Нәфис Саратовка хәрби әзерлек полигонына киткәнче сөйгәне Ләйсән белән никахлашып өлгермәгән. Шуңа кәләше егете янына үзе барган. Шулай итеп, Саратов өлкәсе ЗАГСында яңа гаилә барлыкка килгән. Мәхәббәт тарихы белән шәһәр мэры Алексей Шмелёв уртаклашкан. 

“Без ике гашыйк йөрәккә чәчләрен чәчкә бәйләргә булыштык, алар никахлаша алсын өчен,  машина биреп, кәләшне Саратовка илттек. Нәфискә хәрби бурычын лаеклы үтәп, туган ягына Җиңү белән кайтуын телим. Ә Ләйсән ирен көткәндә, аны кайгырту-хәстәрдән ташламыйк”, – ди Октябрьский шәһәре хакимияте башлыгы. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас