Махсус хәрби операция
6 октябрь 2022, 06:17

Генерал Картаполов: Алдашуларны туктатырга кирәк

Махсус хәрби операция турында дөресен беләбезме?

tsargrad.tvtsargrad.tv
tsargrad.tv

Дәүләт Думасының Оборона буенча комитет рәисе, генерал-полковник Андрей Картаполов Русия халкына махсус хәрби операция турында мәгълүмат җиткерүне каты тәнкыйтьләгән.

Русиядә яшәүчеләр Украинада барган хәрби операция турында хәрби корреспондентлардан һәм төбәк башлыкларыннан белә. Әмма РФ Оборона министрлыгыннан рәсми мәгълүмат бик юк, дигән ул “Соловьев.Live” эфирында.

Генерал әйтүенчә, немец гаскәрләре Мәскәүгә якынлашкан 1941 елда Совинформбюро мәгълүматларында безнекеләрнең кайда чигенүе, дошманга каршы ничек сугышуы турында ачыктан-ачык әйтелгән. “Һәр яңалыкта фәлән әфәнденең бригадасы шуны эшләде, безнең очучылар шулкадәр самолетны юкка чыгарды, безнең югалтулар шулкадәр дип әйтелгән. Һәм кешеләр хәвефне аңлаган, дошманның безнең җирдә икәнлеген белгән”, – дигән депутат.

Картаполов аңлатуынча, бүген дә “дошман безнең җирдә”. Монда сүз яңа төбәкләр турында гына бармый, дигән ул. “Белгород өлкәсенең чик буендагы авыллары барсы да диярлек җимерелгән. Бездә Валуйки шәһәре – крепость-шәһәр дә һәрдаим ут астына тотыла. Бу хакта без губернаторлардан, телеграм-каналлардан, хәбәрчеләрдән беләбез. Әмма Оборона министрлыгының сводкалары үзгәрми. Ә халык белә бит. Безнең халык ахмак түгел. Ул дөреслекнең бер өлешен генә булса да әйтергә теләмәгәннәрен күрә. Алдашуларны туктатырга кирәк. Югыйсә, бу ышанычны югалтуга китерергә мөмкин”, – дип кисәткән депутат.

rus-bel.online
rus-bel.online
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас