Махсус хәрби операция
6 октябрь 2022, 05:35

Чик буенда русиялеләр ташлап калдырган машиналарны нишләтәләр?

Махсус операциядә катнашучыларның гаиләләренә бирик, дигән фикерләр бар.

news.myseldon.comnews.myseldon.com
Фото:news.myseldon.com

“Бердәм Русия” депутаты Олег Морозов, Русиядән киткән гражданнарның чик буенда ташлап калдырган машиналарын тартып алу мөмкинлеге булыр өчен законнарны үзгәртеп, аңа өстәмәләр кертергә кирәк, ди. Ул бу чараны ил хөкүмәтенә әзерләргә тәкъдим итте.

“Әйтик,бер ай эчендә чит илгә киткән машина хуҗасы үзенең транспорт чарасы артыннан мөрәҗәгать итмәгән хәлдә законга  тиз арада аны дәүләт милкенә күчерү турында карар кабул итәрлек үзгәрешләр кертергә кирәк”, – ди ул. Парламентарий сүзләренчә, машина хуҗасы транспорт чарасына булган хокукын шәхси дәлилләргә тиеш. Нәкъ шушы деталь Морозов башлангычын гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк. “Машина хуҗасы аңа булган хокукын шәхси расларга тиеш. Бу ташландык машиналарны тартып алырга ирек бирәчәк тә”, – дип төгәлли ул сүзен.  

Чик буенда ташлап калдырылган машиналарны арытаба куллану мәсьәләсен Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин  тәкъдим итте. Ул бу автомобильләрне Украинада махсус операциядә катнашучыларның гаиләләренә тапшырырга чакыра.

Ул ташландык машиналарны кемгә бирергә икәнлеген уйларга кирәк. Бәлки, сугышырга киткәннәрнең гаиләләренә бирергәдер?" - ди Володин. 

Мәскәү адвокаты, юридик фәннәр кандидаты Александр Карабанов тылда төрле эшләр тәэмин ителеше өчен дәүләт властьлары машиналарны гына түгел, башка төр милекне дә тартып алала дип аңлатты. Бу милеккә фатирлар, машиналар, акцияләр, вертолетлар һәм биналар керә ала, ди ул. Адвокат Володин башлангычын хупларга мөмкиннәр дигән фикер белдерде. “Бу тәртипне аңлатучы норматив актларда машина хуҗаларына компенсация мәсьәләсе ачыкланырга тиеш”, – диде Карабанов.

Сентябрь ахырында Грузиягә керергә теләүче русиялеләрнең гаять күп булуы аркасында “Верхний Ларс” контроль-үткәрү пункты янында күп километрларга сузылган тыгыннар барлыкка килде. Чиратта 5,5 меңнән артык машиналар торган. Русиялеләр Грузия чигендәге машиналарны сатып ала башлаган.

Узган атнада контроль-үткәрү пунктында ике юнәлеш аша  69,5 мең кеше һәм 19,7 мең машина үткән. Әле “Верхний Ларс” контроль-үткәрү пунктында хәлләр тотрыклыланды, дип хәбәр итә Төньяк Осетия вице-премьеры Ирбек Томаев. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас