

Башкортстанның Гомум халык фронты Баймак районынннан мобилизацияләнгән 4 бала әтисен өенә кайтарыруда ярдәм күрсәтте. Казанда хәрби әзерлек үтүче ир артыннан машина юлга чыккан инде. Бу хакта штабның координаторы Виталий Брыкин сөйли.
Брыкин сүзләренчә, Гомум халык фронты активистларына мобилизация буенча чакырылган ирнең апасы һәм хатыны мөрәҗәгать иткән. Ир военкоматта күп балалы ата статусы хакында хәбәр иткән, әмма аңа мобилизациядән качкан өчен 10 өл төрмә срогы белән янаганнар һәм хәрби әзерлек урынына алып та киткәннәр.
“Без муниципаль бермәлеккә дә, хәрби комиссариатка да сигналлар җибәрдек. Күп тә үтми мобилизация буенча чакырылган ир, имеш, үз теләге белән киткән дигән мәгълүмат таралды. Шулай да сөйләшүләр баршында гаилә башлыгының кайтырга риза икәнлеге ачыкланды. Әлбәттә, кайтару вакыты бераз сузылды, чөнки мобилизацияләнгән ир инде хәрби частька китеп өлгергән иде. Ләкин иң мөһиме – бу мәсьәләне хәл иттек”, – ди Виталий Брыкин.
Штаб координаторы сүзләренчә, өлешчә мобилизация башлану белән аларга 1000нән артык мөрәҗәгать килгән. Әмма күрәләтә закон бозу очраклары бармак белән санарлык, ди ул. Хәтерегездә булса, БСТ телеканалының туры эфирында БРның хәрби комиссары Михаил Блажевич закон буенча 4 һәм аннан да күбрәк балалары булганнар яисә 3 баласы булып, хатыны 4нчегә бәби көткән (йөклелек срогы 22 атнадан исәпләнә) гаилә башлыклары өлешчә мобилизациядән азат ителә дигән иде.
Чыганак: bashinform.ru