Махсус хәрби операция
5 октябрь 2022, 06:33

Уфада махсус операциядә яраланганнар өчен госпиталь ачылырга мөмкин

Бу хакта Радий Хәбиров үзе белдерде. 

glavrb.ruglavrb.ru
Фото:glavrb.ru

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров махсус хәрби операциядә яраланган сугышчылар өчен республикада госпиталь ачарга тәкъдим итте. Үз тәкъдимен ул кичә,  хәрби бурычларын үтәгәндә яраланучы Миңнегали Шаймуратов исемендәге батальон сугышчылары белән очрашуда ишеттерде.

Төбәк җитәкчесе белдерүенчә, Уфада Шаймуратов, Доставалов исемендәге батальоннар һәм “Барс” отрядлары яраланучыларын дәвалар өчен башкала хастаханәләренең берсе нигезендә хирургия госпитале җәелдерү планлаштырыла.

“Өйдә диварлар да булыша. Бездә моның өчен бар да бар – медицинабыз техника ягыннан яхшы җиһазландырылган, табибларның кирәкле, шул исәптә кыр хирургиясе тәҗрибәсе дә бар, ааларның күбесе Донбасска барып кайтты”, – дип ассызыклады ул.

Радий Хәбиров шулай ук Русиянең Оборона министрлыгы белән төбәкнең медицина учреждениеләрендә яраланган сугышчыларны дәвалау һәм реабилитация үткәрү сорауларын өйрәнергә җыенуын әйтте.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас