Махсус хәрби операция
5 октябрь 2022, 06:20

Ә депутатлар бармы соң?

 Йөзләгән асыл егетләребез мобилизацияләнде.

Ә депуталар бармы соң?Ә депуталар бармы соң?
Ә депуталар бармы соң?

Йөзләгән асыл егетләребез мобилизацияләнде. Алар – кемнәрнеңдер газиз уллары, ирләре, абыйлары, туганнары. Беләсе иде - мобилизацияләнүчеләр арасында депутатлар,  республика дәүләт структураларында эшләүчеләр бармы?

                               Римма. Уфа шәһәре.

 - Бүгенге көндә махсус хәрби операция территориясендә  24 муниципаль депутат бар, - дип хәбәр итте республика Дәүләт Җыелышы Рәисе Константин Толкачев. - Республика парламенты депутатлары арасында да хәрби операция зонасында  Ватанга хезмәт итәргә теләүчеләр бар. Тик депутатларның бронен алу билгеле бер юридик гамәлләрне күздә тотканлыктан, бу мәсьәләне депутатның теләгенә карап кына хәл итеп булмый. Хәзер без депутатлар хәрби әзерлекне тоткарлыксыз үтсен һәм турыдан-туры хәрби хәрәкәтләрдә катнаша алсын өчен кирәкле документларны әзерлибез. Тылда депутатлар кирәк, әлбәттә,  әмма сугыш кырында да аларның кирәклеге аз түгел.

      Төбәк парламенты спикеры искәртүенчә, парламентарийлар өлешчә мобилизацияләүгә чакырылган  гражданнарның  төрле хәрби частьларда тору шартларын контрольдә тота. Мәсәлән, депутатлар Салават Хөсәенов һәм Марат Шафиков Саратовтагы хәрби частьта булдылар.

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас