Барлык яңалыклар
Мобилизация
4 октябрь 2022, 20:34

Үзе мобилизацияләнгән көнне кызы туган

Бала тудыру йортыннан хатыны белән сабыен шәһәр мэры каршы алган.

Үзе мобилизацияләнгән көнне кызы туган
Үзе мобилизацияләнгән көнне кызы туган

Агыйдел шәһәреннән мобилизацияләнгән солдатның өеннән чыгып киткән көнендә баласы туган.

Иргә бала тудыру йортыннан хатынын каршы алу бәхете тимәгән, әмма ул ярдәмсез дә калмаган. Бу хакта шәһәр мэры Фәнис Гыйльванов үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр иткән.

— Без үзебезнекеләрне ташламыйбыз, без - бер гаилә! Мобилизацияләнгән бер егетебезнең киткән көнендә баласы туды. Аның әти — әнисе миңа ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр, - дип язган хакимият башлыгы.

Фәнис Гыйльванов яшь әнине бала тудыру йортыннан яңа туган сабые белән шәхсән үзе каршы алган һәм алар үзләрен яхшы хис итүләрен хәбәр иткән. Ул Шалдиновлар гаиләсен кызлары тууы белән котлаган һәм изге теләкләрен җиткергән. - Гаиләгездә һәрвакыт тынычлык һәм мәхәббәт хөкем сөрсен, ә кызыгыз зур шатлык һәм чын горурлык булсын! Ә яшь әтигә рух ныклыгы, исән — сау әйләнеп кайтуын телим, - дигән шәһәр мэры.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: