Барлык яңалыклар
Мобилизация
4 октябрь 2022, 14:51

Теләк белдерүчеләр дә күп...

Дәүләт хезмәте сайтында теркәлгәннәр.

Теләк белдерүчеләр дә күп...
Теләк белдерүчеләр дә күп...

 Дәүләт хезмәте сайтында теркәлгәннәр.

 

Өлешчә мобилизация игълан ителгәч, Дәүләт хезмәте сайтында 70 меңнән артык кеше үзе теләп махсус операциягә бару теләген белдергән. Бу хакта  РФ Хөкүмәтенең  вице-премьеры Дмитрий Чернышенко хәбәр итте.

«Өлешчә мобилизация игълан ителгәч, Дәүләт хезмәте сайтында 70 меңнән артык кеше үзе теләп махсус операциягә бару теләген белдергән», – дип Дмитрий Чернышенконың сүзләрен китерә вице-премьерның матбугат хезмәте.

Русия президенты өлешчә мобилизация барышында җибәрелгән хаталарны төзәтүне таләп итү уңаеннан порталда, мобилизация буенча  шикаятьләрне белдерү өчен  махсус сервис булдырылды.

Һәр гариза бик тиз каралачак. Бөтен мәгълүмат дәүләт җитәкчелегенә җиткереләчәк.

Русиялеләр мобилизация буенча мәгълүматны 122 саннары буенча, яки «Объясняем.рф»  сайтында таба алачак.

Русиянең Украинада махсус хәрби операция алып баруына бәйле рәвештә өлешчә игълан ителгән мобилизация буенча “Кайнар линия” эшли башлады, дип хәбәр итә «Дни.ру».

 

Фото: РИА Новости, 

vnimanie.pro

Теләк белдерүчеләр дә күп...
Теләк белдерүчеләр дә күп...
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: