Махсус хәрби операция
4 октябрь 2022, 05:35

Әниләр көтәләр улларын

Хезмәттәшебез Рәсимә Абдуллина мобилизациягә чакырылган Айрат улы белән көн саен хәбәрләшеп тора.

Әниләр көтәләр улларынӘниләр көтәләр улларын
Әниләр көтәләр улларын

Бүген һәммәбезнең күңелендә борчылу, хафалану катыш өмет чаткысы дөрләгән көннәр – ил җитәкчесе Владимир Путин 21 сентябрьдә өлешчә мобилизация игълан итте. Ничә көннәр инде шәһәр һәм авылларыбыздан йөзләрчә ир-егетләребез, “повестка” алганнан соң, мобилизациягә чакырылдылар.

      Алар арасында “Өмет” гәзите хезмәткәре, җыю операторы Рәсимә Абдуллинаның улы Айрат та бар. Без, “Өмет”челәр,  Рәсимәбездән улының хәлләре турында һәрдаим сораштырып, җылы теләкләребезне җиткереп, дәртләндереп, өметләндереп торырга омтылабыз, чөнки беләбез –  улларын мобилизациягә озаткан әниләргә җылы сүз, игътибар бүген бигрәк тә кирәк

 - Айрат улыма повестка килүе безнең өчен көтелмәгән хәл булды. Күңелем белән шулай булырга мөмкинлеген аңлап торсам да, барыбер бу хәлләр безнең гаиләне читләтеп үтәр кебек тоела иде. Кайда барып бәрелергә белмәдем. Улыма повестканы 28 сентябрьдә төшкелектә тапшырганнар, ә ул безгә бу хакта кич кенә әйтте. “Әни, мине иртәгә алып китәләр”, - диде.  Улыма августта 34 яшь тулды. Оксана киленем белән матур гаилә корган иде. Төне буе йокламый кайгырып чыктым. Иртән-иртүк военкоматка киттем.  Анда халыкның күплеге.  Мобилизациягә эләккәннәрнең хатыннары, балалары, әти-әниләре – барысы да озатырга килгән. Күңелгә бик кыен булды. Улымның кәефе болай әйбәт, ләкин күзләре сагышлы иде. Оксана киленемә дә җиңел түгеллеген күреп тордым.

       Айрат – игезәк сыңары. Марат игезәге гаиләсе белән Уфада яши.  Әнисе әйтүенчә, Марат үзе солдат хезмәтендә булмаса да,  үз теләге белән Айрат туганы белән бергә мобилизациягә барырга әзер икән.

 - Айрат улым – үз вакытында армия хезмәтен намус белән үтәп кайткан егет. Солдат хезмәтен башта Волгоград өлкәсендә, аннары Хабаровск якларында үтте. Солдат чыныгуы алуы әйбәт анысы, - ди Рәсимә. – Әле инде мобилизация башлангач, аны башкалар белән бергә Саратовка алып киттеләр. Анда обучение үтәләр. Телефоннан хәбәрләшеп торабыз. Болай кәефе яхшы. “Әйбәт ашаталар, җылы киемнәр бирделәр. Безгә мөнәсәт яхшы”, - диде соңгы шалтыратуында.

 Телефоннан газиз баламның кадерле тавышын ишеткәндә барысы да яхшы булыр сыман, ләкин күңелдә борчылу да бар. Бу хәлләрнең тизрәк тәмамлануын, башкалар белән  бергә улымның да исән-сау туган якларга әйләнеп кайтуын түземсезләнеп  көтәбез. Әни күңеле бервакытта да баласын көтүдән туктамый – күңелдә  өмет чаткысы сүнми.

    Ил өчен  әлеге катлаулы чорда хәрби бурычын үтәргә чакырылган Айрат Абдуллинга, республика шәһәр һәм авылларыннан мобилизациягә алынган меңнәрчә егетләргә туган якларына – гаиләләренә сау-сәламәт кайтуларын телибез. Әниләр сөюе, әниләр догасы, әниләр назы – сезнең белән, ир-егетләребез.

                             Руфина Таҗиева.

  

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас