Уфада мобилизация чикләрендә чакырылганнарга посылкалар кабул итү пунктлары эшли башлады. “Аңлатабыз–Башкортстан” хәбәр итә.
Посылканы ничек җыярга?
мобилизацияләнгән кешенең исем-фамилияләрен күрсәтергә;
аны озату көнен күрсәтергә;
телефон номерын күрсәтергә;
посылка яхшы итеп төрелгән, тик ябыштырылмаган булырга тиеш.
Нәрсәләр тапшырырга мөмкин:
җылы кием-салым;
перчаткалар;
башлыклар;
йоклау өчен капчыклар;
яңгырдан саклаучы плащлар;
фонарьлар;
шәхси гигиена әйберләре;
дарулар - фабрика төргәгендә;
азык-төлек - озак вакыт саклана торганнары;
!!! Тиз бозыла торган азык-төлек, пыяла савыттагы әйберләр, спиртлы эчемлекләр озату тыела.
Посылкалар кабул итү бүлекләренең адреслары:
Дим районы: Ухтомский урамы, 3, (Дим районы хакимияте). Эш вакыты: 09.00-18.00 сәгатьтә, эш көннәрендә, тел.: 8 (347) 227-11-18;
Калинин районы: Первомайская урамы, 91 («Бердәм Русия» партиясенең урындагы бүлекчәсе). Эш вакыты: 9.00-18.00 сәгатьтә, эш көннәрендә тел.: 8 (347) 265-74-74;
Киров районы: Пушкин урамы, 85, 105нче бүлмә, (Киров районы хакимияте). Эш вакыты: 09.00-20.00 сәгатьтә, эш көннәрендә, тел.: 8 (347) 279-90-10;
Рабкорлар урамы, 2/9 (Советлар Союзы Герое С. И. Зорин исемендәге яшьләр үзәге). Эш вакыты: эш көннәрендә 14.00-20.00 сәгатьтә;
Искино авылы, Искинская урамы, 59 (мәдәният йорты). Эш вакыты: ял көннәрендә 09.00-18.00 сәгатьтә;
Ленин районы: Мостай Кәрим урамы, 19, 302 һәм 304нче бүлмәләр (Ленин районы хакимияте). Эш вакыты: 09.00-18.00 сәгатьтә, эш көннәрендә, тел.: 8 (347) 229-04-39, 8 (347) 229-04-08;
Октябрь районы: Русия урамы, 153 («Буревестник» үсмерләр клубы, 1нче кат). Эш вакыты: дүшәмбе-шимбә - 09.00-21.00, якшәмбе - 10.00-18.00 сәгатьтә, тел.: 8 (347) 284-81-32;
Орджоникидзе районы: Тынычлык урамы, 7 («Бердәм Русия» партиясенең урындагы бүлекчәсе). Эш вакыты: 9.00-18.00 сәгатьтә, эш көннәрендә, тел.: 8 (347) 240-39-46;
Совет районы: Комсомол урамы, 29 («Апельсин» үсмерләр клубы). Эш вакыты: эш көннәрендә - 09.00-21.00 сәгатьтә, якшәмбе 10.00-18.00 сәгатьтә, тел.: 8 (347) 282-38-33.