Махсус хәрби операция
4 октябрь 2022, 08:05

Өлешчә мобилизацияләү буенча шикаятьне «Дәүләт хезмәтләре»ндә тапшырып була

Моның өчен повестка турында мәгълүмат һәм кичектерүне дәлилләүче документлар кирәк булачак. 

Скрин.Скрин.
Фото:Скрин.

Өлешчә мобилизациягә чакырылганда җибәрелгән хокук бозулар буенча шикаять бирү өчен форма «Дәүләт хезмәтләре» федераль порталында барлыкка килде.

«Бу хезмәт кичектерү өчен нигезләре булган, ләкин барыбер мобилизацияләнгән гражданнар өчен тәкъдим ителә. Гаризаны мобилизацияләнгән кеше дә, шулай ук башка кеше дә тапшыра ала», диелгән сайттагы сервис хәбәрендә.

Шул ук вакытта гариза бирү өчен повестка турында мәгълүмат һәм кичектерү өчен нигезне раслаучы документлар кирәк булачак. Аннары ул мобилизацияләнгән кеше хәрби исәптә тора торган төбәкнең чакырылыш комиссиясенә тапшырылачак.

РФ Президенты Владимир Путин Украинада махсус хәрби операция башлау турында быел 24 февральдә игълан итте. Илдә өлешчә мобилизация үткәрү турында Русия лидеры 21 сентябрьдә хәбәр итте.

Чыганак: "Татар-информ". 

Читайте нас