Барлык яңалыклар
Мобилизация
4 октябрь 2022, 16:55

"Хәрбиләрнең кәефе яхшы"

Республика Йортында Радий Хабиров Шайморатов батальонының хәрби бурыч үтәгәндә яраланган хәрбиләре һәм аларның гаиләләре белән очрашты.

"Хәрбиләрнең кәефе яхшы"
"Хәрбиләрнең кәефе яхшы"

Республика Йортында Радий Хабиров Шайморатов батальонының хәрби бурыч үтәгәндә яраланган хәрбиләре һәм аларның гаиләләре белән очрашты. Бу хакта ул үзенең социаль челтәр битендә хәбәр итте.

“Егетләрнең реабилитация вакыты тәмамлана, озакламый алар алгы сызыкка кайтачак. Әле исә аларга якыннары белән үткәрергә вакыт бирелде. Бүген егетләр белән республика аларга ничек ярдәм итә алуы хакында сөйләштек. Оборона министрлыгына республикада үзебезнең Башкортстан хәрбиләре өчен госпиталь җәелдерү тәкъдиме белнә чыгабыз. Өйдә стеналар да дәвалый. Бездә моның өчен яхшы җиһазландырылган медицина, тәҗрибә табиблар һәм шул исәптән кыр хирургиясе бар. Аларның күбесе Донбасска барып кайтты.

Егетләрнең кәефе яхшы, туган илен яклаучы якташларыбызга ярдәмгә ашкыналар. Без егетләребез белән горурланабыз, алар өчен нык борчылабыз. Без сезне хөрмәт итәбез һәм сезгә бик рәхмәтлебез”, -ди Радий Хәбиров.

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: