

Өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган Башкортстан ир-егетләре илебезнең 5 шәһәрендә хәрби әзерлек эшләренә кереште. Октябрьнең беренче көннәрендә офицерлар мобилизацияләнгәннәр арасында теоретик укулар үткәрә, якын арада алар хәрби максатларны башкарыр өчен практик тренировкаларга күчәчәк. Башкорт сугышчыларының дислокация урынындагы беренче көннәре ничек үтүен Башкортстан Башлыгының хәрби хезмәттәгеләр белән бәйләнеш сораулары буенча киңәшчесе Замир Янтурин сөйләде.
“Моңа кадәр без казармаларга урнашу белән мәшгуль булдык. 1 октябрьдән тактик әзерлеккә, медицина, янгынга каршы хәвефсезлек мәсьәләләрен үзләштерүгә керештек. Егетләрнең кәефе әйбәт, бар нечкәлекләрне өйрәнәбез, командирларны игътибар белән тыңлыйбыз, моның никадәр мөһим икәнен аңлыйбыз. Безнең расположениедә сугышчылар мотоукчы, артиллерия һәм разведка взводларына бүлгәләнгән. Укулар зур полигонда оештырылган. Дөресен әйткәндә, безгә әле ату коралы таратмадылар, әлегә хәрби эшнең теориясен һәм практикасын өйрәнәбез. Утлы әзерлеккә якын арада керешәчәкбез. Безнең әзерлек көнләп язылып куелган, белемнәрне акрынлап үзләштерәбез. Күпләребез өчен хәрби эштә әллә ни яңалык юк, күп дәресләр хәрби хезмәттә үтелгән иде, әле искә төшереп, ныгытып, осталыкны арттырырга кала. Бүген иң мөһиме – ату осталыгына ия булырга”, – ди Татарстаннан Сибай егете Замир Янтурин.
Саратов өлкәсендәге Рафаэль Сатаев армия өчен тыл да бик мөһим. Ди. Биредә мобилизация буенча чакырылган Башкортстан сугышчылары матди-техник тәэминат хәрби академиясендә укулар үтә.
“Бездән Русия Коралланган көчләрне матди-техник яктан тәэмин итү белгечләрен әзерлиләр. Икенче сүзләр белән әйткәндә, тыл хезмәтен – пешекчеләр, мунча кертүчеләр. Механик-водительгә укучылар да бар. Мин үзем пешекчегә укыйм, ату коралы таратмадылар әле. Укулар әле академия классларында үтә”, – дип сөйли ул.
Свердловск өлкәсендәге хәрби җыеннар урынында Башкортстаннан мобилизацияләнүчеләр шәхси ату коралы алганнар һәм полигонда ату күнегүләрен ныгытканнар. Бу хакта Башкортстан Башлыгы киңәшчесе Артур Мусакалимов хәбәр иткән иде.
“Сапёрлар ротасы миналардан азат итү өчен гомумхәрби корылма алды. Моннан тыш, сугышчыларга хәрби техника белән эшләргә туры киләчәк. Занятиеләр штат расписаниесе буенча хәрби хезмәттә алган тәҗрибәгә һәм хәрби вазифага ярашлы үтә”, – дип сөйләде Артур Мусакалимов.
Чыганак: bashinform.ru