

Якутиядә өлешчә мобилизация кысаларында ялгыш чакырылган 300 ир-егетне өйләренә кайтарганнар. Бу хакта республиканың Иҗтимагый палатасы рәисе Николай Бугаев хәбәр итә.
“Военкоматларда өлешчә мобилизация буенча беренче медицина тикшерүе алып баручы табиб комиссияләре ачылды. Шулай ук мобилизацияләнгәннәргә ярдәм күрсәтү штабы үз эшен дәвам итә”, – ди Бугаев, Хабаровск һәм Приморский крайларга күп кенә спальниклар һәм өстәмә эпикировка юнәлтелүен дә билгеләп.
Бугаев сүзләренчә, өлешчә мобилизация сораулары буенча Иҗтимагый палатага 209 гариза килгән. Психологик ярдәм сорап 63 кеше мөрәҗәгать иткән, ди палата рәисе, һәр мөрәҗәгать буенча аерым эш алып барыла.
Моңа кадәр Хабаровск крае башлыгы Михаил Дегтярев төбәктә сайлау критерийларына туры килмәү сәбәпле мобилизациягә эләккән ирләр санының яртысын өйләренә кайтарганнар дип хәбәр итте. Белгород өлкәсе губернаторы Вячеслав Гладков та 100дән артык ялгыш мобилизацияләнгән ирләрне кайтардык, дип отчет ясады.
29 сентябрьдә Владимир Путин тиз һәм җентекле рәвештә өлешчә мобилизацияне оештыруда килеп туган хаталарны ачыклауны һәм арытаба аларны ясамауны таләп итте. Һәр очракны аерым һәм төпле итеп тикшерергә дигән йөкләмә бирде дәүләт башлыгы.
Чыганак: lenta.ru