Махсус хәрби операция
3 октябрь 2022, 08:45

Ул бүген бар халыкны борчый

Нәрсә турында сүз барганлыгын аңлагансыздыр, мөгаен...

rt.rbc.rurt.rbc.ru
rt.rbc.ru

Үткән атнада республикада яшәүчеләрне, алай гына да түгел, бар ил халкын борчыган төп сорау мобилизация булган. Республика белән идарә итү үзәгенә әлеге мәсьәләгә кагылышлы барлыгы 3409 мөрәҗәгать килгән.

Хәрби хезмәткә чакырылганнарның туганнарын иң нык борчыган сораулар – кием мәсьәләсе, эш урыннары саклану, ипотека һәм кредит буенча ташламалар. Шулай дип хәбәр итте бүген хөкүмәттә үткән киңәшмәдә Башкортстан Башлыгының социаль коммуникацияләр буенча идарә җитәкчесе Елена Прочаковская.

“Сорауларның күбесенә җавап бирелә. Федераль дәрәҗәдә хәл ителгәннәре генә ачык кала. Мәсәлән, мобилизацияләнгәннәргә милек салымы ничек түләргә? Әлегә бу сорау буенча федераль үзәкнең карарын көтәбез. Ординатура һәм аспирантурага кагылышлы мәсьәләләр дә ачык кала”, – диде ул.

Әйткәндәй, мобилизациягә кагылышлы сораулар буенча чат-ботка язарга яки вакыйгалар үзәгенә шалтыратырга мөмкин. Номеры – 122 (өстәмә 1) һәм 8 (347) 218-19-19.

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас