Махсус хәрби операция
3 октябрь 2022, 11:44

Кайтырбыз, Аллаһ боерса!

Зифа Нагаева көе, сүзләре.

Кайтырбыз, Аллаһ боерса!Кайтырбыз, Аллаһ боерса!
Кайтырбыз, Аллаһ боерса!

Зифа Нагаева көе, сүзләре.

Кичә генә без шук малайлар,
Сугыш уйнап йөргән ,,калайлар.,,
Бүген инде батыр егетләр,
Ил чакыра баглап өметләр!


Кушымта:
Улларыгыз сезнең чын ирләр!
Еламагыз, безнең әниләр...
Газизләребез көтеп торса,
Илгә Җиңү алып,
Исән-имин булып
Кайтырбыз, Аллаһ боерса!

Безнең буын сугыш күрмәде,
Илкәемдә сагыш күлмәге...
“Илгә килгән – иңгә килгән”, – дигән
Халык күңеленә чигелгән.

Кушымта.


“ Исән кайт”, – дип әни,
“Җиңеп кайт”,– дип
Улыңа телә син, телә син.
Вәгьдәм сиңа җанда, кайтырмын бер таңда,
Ачык калдыр ишек келәсен..!


Куш-та:
Улларыгыз сезнең чын ирләр!
Еламагыз, безнең әниләр...
Газизләребез көтеп торса,
Илгә Җиңү алып,
Исән- имин булып
Кайтырбыз, Аллаһ боерса!
Кайтырбыз, Аллаһ боерса!

Зифа ханым Нагаеваның яңа җырларына тап булдым шулай. Аллы-артлы ике җыр язган автор эчендәге әрнү- сыкрауларын шулай җиткерә, бөтен халык зарын, меңләгән аналарның җан авазын көйләргә салырга көч тапкан ул.

“Дөнья шулкадәр буталды. Әллә хәтеребез саегып киттеме, картәтиләребез безгә тыныч күк йөзен  яулап яшь кенә килеш башларын салганнар. Ахры без аларның рухларына багышлап дога кылуны оныттык бугай. Тиешенчә хөрмәт күрсәтмибез бугай, рухларын рәнҗеттекме әллә, белмим.

Җырчы егетләребез, араларында бик яшь эстрада артистлары да бар,  бу арада миннән җыр күп сорыйлар. Бу арада авырып тордым. Шулай күл буенда уйланып йөрим, шулвакыт Марат (Шәйбәков) шалтырата. “Тукта әле,  күңелдә сүзләр бөреләнеп тора”,– дидем. Күлнең бер ягына барам, икенче ягына... Кайттым да сүзләрен язып куйдым да, баянны алып, тавышсыз чагым булса да җырлап карадым.

“Марат, синекедер инде”, дидем. Ул шунда ук үзенә алды, җырлыйм, диде. Инде оранжировакага биргән. Беренче җырымны Иркә алды. Анысы хатын-кыз тавышы өчен язылган. Ул да бит ирен озатты.

Бу көннәрдә интернетта пәйда булган видеоязмалар да җаны актара. “Әтием, мин сине яратам!” дип кычкырган баланы полицейский вагонга – әтисе янына алып кергән видеоны карап, туктый алмый еладым. Шуннан җыр туды. Кошлар бит балаларын башта очарга өйрәтә, аннары җылы якка очалар. Ә безнең ир-егетләр оя тулы балаларны калдырып, кошлар булып очтылар. Инде, Ходаем, тизрәк бетсен бу сугышлар.

Менә шулай яшибез. Җан өзелә. Кемнең кулыннан ни килә, ярдәм итү өчен шуны эшли. Теге вакытта фронт өчен нәнәйләр оекбашлар, бияләйләр бәйләгәннәр. Минем корал – иҗат, минем корал – җыр, минем корал кешенең яшәү дәртен сүндермәс өчен рухи яктан ярдәм итәргә тиеш. Әрнүләр белән язылган җырлар...”

Менә авторның фикерен җиткердек әле сезгә. Җырларның әле демо версиясе генә бар. Якын көннәрдә ул җырларны сезгә тыңлатырга язсын.

Фото: znanio.ru

 

Кайтырбыз, Аллаһ боерса!
Кайтырбыз, Аллаһ боерса!
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас