

Күп русиялеләр “бронь” белән “отсрочка” сүзләренең мәгънәсен әллә ни аермый, ә бит бу статусларның шактый аермасы бар. Адвокат Леонид Ольшанский бу аларны аныклады.
Почетлы адвокат сүзләре буенча, “отсрочка” – вакытлы күренеш, мәсәлән, ул белем алыр өчен укуларын тәмамлаучы студентларга бирелә. Шулай ук хәрби хезмәткә авыр чирле булу сәбәпле яраксызларга кагыла. Шулай ук ул күп балалы гаиләдә балалары 18 яшькә җитмәстән әниләре үлү сәбәпле күп балалы әтиләргә бирелә.
Ә бронь, Ольшанский сүзләренчә, ил өчен үтә дә мөһим булган, шул исәптә Русиянең оборона сәнәгате өчен стратегик әһәмияткә ия җитештерү обектларында эшләүче хезмәткәрләргә бирелә.
IT һәм цифрлы технологияләр өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләргә бронь каралган. “Әгәр бу халык хуҗалыгы тармагы ил икътисады һәм аның оборонага сәләтле булуы өчен мөһим икән, бу белгечләр эшләргә тиеш”, – ди Ольшанский.
Чыганак: lenta.ru