+21 °С
Болытлы


Русия белән Грузия чигендә илдән чыгарга маташкан 180нән артык ир-ат мобилизация буенча повестка алган. Бу хакта Төньяк Осетия хәрби комиссары урынбасары Абрил Абдуллаевка сылтанып ТАСС хәбәр итә.
Хәрби комиссар мәгълүматлары буенча, повесткалар Русиянең төрле төбәкләрендә яшәүче Грузиягә чыгарга чират көткән гражданнарга тапшырылган. Чик буенда чакырылыш буенча оператив төркем эшли, аның составына военкомат һәм власть вәкилләре кергән. Төньяк Осетиядә югары әзерлек режимы саклана.
Чыганак: lenta.ru