Махсус хәрби операция
2 октябрь 2022, 13:08

Интернет аша итек сатып алырга уйлаган

Ләкин сатучы аны кәкре каенга терәткән. 

Интернет аша итек сатып алырга уйлаганИнтернет аша итек сатып алырга уйлаган
Интернет аша итек сатып алырга уйлаган

Узган тәүлек эчендә мошенникларга карата 12 җинаять эше кузгатылган.

Шуларның берничәсенә тукталып үтик. Туймазы районында яшәүче 60 яшьлек хатын-кызга берәү шалтыратып, үзен банк хезмәткәре дип таныштырган. Ул әңгәмәдәшен кредит алырга һәм банкта яткан 350 мең сумын икенче кеше счетына күчерергә күндергәннәр.

Шулай ук, Уфада 54 яшьлек ханым интернет аша үзенә итек сатып алырга уйлаган һәм аяк киеме хуҗасының үтенече буенча алдан 13180 сум күләмендә акча җибәргән. Хатын акчасын күчергән, тик сатучы аның белән элемтәгә керми башлаган, югалган.

Чыганак: "Башинформ"

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас