Махсус хәрби операция
2 октябрь 2022, 16:37

Хәрби хезмәткәрләр милеккә салымнан азат ителәчәк

Өлешчә мобилизация кысаларында чакырылганнар шулай ук башка төрле ташламаларга да ия.

buinsk-tat.rubuinsk-tat.ru
Фото:buinsk-tat.ru

Хәрби хезмәткәрләр бер объектка карата милеккә салымнан азат ителәчәк. Бу хакта «Объясняем.рф» порталында язалар.

Портал билгеләп үткәнчә, ташлама Салым кодексында беркетелгән һәм салым күләменә тигез, ул бары тик бер күчемсез милек объектына (фатир, бүлмә, торак йорт, бина, корылма, гараж яки машина кую урыны) карата гына тәкъдим ителә.

«Өстәмә ташламалар муниципаль берәмлекләрнең норматив актлары нигезендә генә билгеләнергә мөмкин», - диелә хәбәрдә.

Өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган гражданнар шулай ук башка төрле ташламаларга да, аерым алганда, транспортта бушлай йөрү, мәҗбүри дәүләт шәхси страховкалау һәм демобилизациядән соң югары уку йортлары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә кергәндә аерым өстенлекләргә дә өмет итә ала.

Чыганак: rg.ru

Читайте нас