

Ул хәрбиләрнең яшәү шартлары белән танышты, яугирләр белән аралашты һәм аларна уңышлы хезмәт теләп, исән-сау туган якларга әйләнеп кайтуларын теләде. - Сезгә республикадан кайнар сәлам җиткерәм,- диде ул. - Без сезнең өчен борчылабыз һәм бары тик рәхмәт сүзләре генә әйтәбез. Үзегезне саклагыз! Мобилизацияләнүчеләргә азык- төлек, көнкүреш кирәк- яраклары алып бардылар. Радий Фәрит улы көнкүреш проблемаларын хәл итүдә ярдәм итүче киңәшчесе Евгений Гончаров белән таныштырды. Республикада Шәйморатов исеменләге волонтерлар штабы ачылды, ул яугирләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтәчәк. Аларга 8-800-201-89-03 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була. Яугирләр республика җитәкчесе белән сөйләшкәндә кредитлар түләү, туганнарына ярдәм итү турында сораштылар. - Без вакытында ярдәм күрсәтеп барырга тырышачакбыз,- диде җитәкче. Башкорстаннан мобилизациягә чакырылучыларны биш төбәккә : Пенза, Саратов, Свердловск өлкәләренә һәм Татарстанга озаттылар. Республика җитәкчесенең ярдәмчеләре барлык частьларда да булып яугирләрнең көнкүреше белән танышты. Алар бер ай чамасы әзерлек үтәчәк.
Чыганак: glavarb.rul