

Башкортстан мобилизацияләнгәннәргә ничек ярдәм итә?
1
Тантаналы озатулар, сухпаек һәм кайнар аш
Мобилизацияләнгәннәргә уңайлырак шартлар тудыру өчен җирле властьләр аларны озату чараларын үз югарылыгында уздырырга тырыша. Егетләр белән тантаналы шартларда хушлашалар.
Егетләр уңайлы автобусларга утырып китә, һәркайсысына юлга сухпаек, су бирелә. Республика чигендә кайнар аш үзәкләре ачылган, анда мобилизацияләнгәннәрне бушлай ашаталар.
2
Республика Башлыгын киңәшчеләре һәр частьтә
Безнең мобилизацияләнгән ир-егетләр урнашкан һәм хәрби әзерлек үтүче һәр частьтә Радий Хәбиров иҗтимагый башлангычларда үзенең киңәшчесен билгеләгән.
Алар барысы да хөрмәтле, саллы оештыру һәм хәрби тәҗрибәгә ия. Алар аша республикабыз егетләр белән элемтә тотачак, көнкүреш мәсьәләләрендә һәм башка яклап ярдәм итәчәк.
Казан: Янтурин Замир Таһир улы, кече сержант.
Саратов: Гончаров Евгений Александрович, ефрейтор.
Пенза: Орда Юрий Алексеевич, рядовой.
Вольск: Сатаев Рафаэль Алик улы, рядовой.
Елань: Мусакалимов Артур Шархит улы, прапорщик.
3
Һәр очрак белән урыннарда мэрлар шөгыльәнә
Район һәм шәһәр башлыклары бер атна элек инде бөтен эшләрен кичектереп торып, урындагы хәрби комитет җитәкчеләре белән утырып мобилизацияләнүчеләр исемлеге буенче эшли.
Аларга һәр фамилия, һәр очрак, һәр тарих белән танышырга кирәк, ялгышлык китеп, кешене ялгыш алган булсалар – кире кайтарырга кирәк.
4
Мобилизацияләнгәннәр гаиләләренә волонтерлар ярдәм итә
Радий Хәбиров кушуы буенча, «Бердәм Русиянең» урындагы бүлекчәсе «шәйморатовчылар» волонтерлар үзәге ачты, алар үзләре теләп һәм мобилизация буенча хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итәчәк. Азык-төлек китерергә, йорт-ихата тирәсен җыештырырга, буяу эшләрендә ярдәм итәргә, бала белән утырып торырга һәм башка эшләрдә ярдәм итә ала.
Волонтерлар штабына мөрәҗәгать итү яки волонтер булып китү өчен 88002018903 телефоны буенча шалтыратырга була яки партиянең урындагы бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
5
Өлешчә мобилизация сораулары буенча «Кайнар линия»
Ситуация үзәге нигезендә мобилизация сораулары буенча «Кайнар линия»
ачылды.
Сорауларны 112 телефоны буенча, 1 төймәсенә басып, көн саен иртәнге 8дән 20 сәгатькә кадәр җиткереп була.
Башкортстан ЦУРы Телеграм чат-ботында да сорауларга җавап алып була.
6
Кирәк-яраклар
РФ Оборона министрлыгы биргән обмундированиегә өстәмә республика мобилизацияләнгәннәргә уңайлы шартлар өчен кирәк-яраклар бирә.
Бердәм исемлек юк, һәрнәрсә хәрби белгечлеккә бәйле.
7
Солдатларга посылка
Шәһәр һәм район башлыклары үз солдатлары өчен посылкалар туплый башлады. Атна саен аларны дислокация урыннарына илтәчәкләр. Посылкаларны туганнары һәм теләгән һәркем җибәрә ала.
Әйтик, күп мәктәпләрдә укучылар содатларга сурәт төшереп җибәрә.
Октябрь башында җаваплы чиновниклар безнең мобилизацияләнгән ир-егетләрнең ничек урнашуын һәм укулар барышын шәхсән барып караячак.
8
Тулы медицина тикшеренүе һәм фельдшер
Мобилизацияләнгән гражданнарга тулы медицина тикшерүе уздырачаклар. Моның өчен хәрби-врач комиссиясе үткәрү өчен 600 белгеч җәлеп ителгән. Ә мобилизацияләнгәннәр дислокациядә булган урыннарга фельдшерлар китте, алар медицинага бәйле мәсьәләләрне хәл итәчәкләр.
Фото: utv.ru
vatandash.ru