Махсус хәрби операция
30 сентябрь 2022, 14:00

Тынычлыкка сусаганнар

Халык үзе сайларга хокуклы.

Тынычлыкка сусаганнарТынычлыкка сусаганнар
Тынычлыкка сусаганнар

 Халык үзе сайларга хокуклы.

 

Уфаның «Торатау» конгресс-холлы янында ДХР, ЛХР, Запорожье һәм Херсон өлкәләренең Русия Федерациясе составына кушылу язмышы хәл ителгән референдум үтүгә багышланган митинг-концерт үтте. Бу төбәкләрдә тавыш бирү 23–27 сентябрьдә үтте. Луганскиның Русиягә кушылуы өчен – 98,4%, Донбасс өчен — 99,2%, Херсон өлкәсе өчен  — 87%, Запорожье өчен — 93% халкы тавыш бирде.

Уфада үткән митинг-концертта РФ Дәүләт думасы депутаты Зариф Байгускаров Донбасс төбәгендә үткән референдумга карашын белдерде."Халык үзенең яшәгән урынын үзе сайларга хокуклы. Менә ДХР, ЛХР, Херсон һәм Запорожье өлкәләре халкы да шундый карарга килде: шушы көннәрдә алар үзләренең киләчәген сайлады.

Без аларның бу сайлавын хуплыйбыз. Русия составына шатланып кабул итәбез. Әйткәндәй, тарихи яктан бу җирләр элек Русиянеке булган. Соңгы елларда бу төбәкләр халкына бик күп кыенлыклар кичерергә туры килде: ничә ел аларны бандеровчылар утка тотты! Халык тыныч тормышка сусады. Шушы көннәрдә алар дөрес фикергә килде һәм безнең белән бергә булачак!

Башкортстан белән Донбассны якын, җылы һәм чын-чыннан тугандаш мөнәсәбәтләр бәйли. Республика халкы бу төбәктә яшәүчеләргә ярдәм итә, аларның иминлеге өчен җан ата һәм борчыла. Без үзебезнекләрне ташламыйбыз!"

Митингка 20 меңнән артык уфалы килгән иде.

 Мәйдан тулды. Алып баручылар бергәләп Русия Федерациясенең гимнын җырларга тәкъдим итте.

  «Без иртәгәсе көнне төзибез. Бергә бер зур көч. Без билгеләнгән юл буенча  максатчан алга барабыз. Без бер халык», – дигән сүзләр яңгырады сәхнәдән.

 “Бүгенге митинг-концерт – зур бәйрәм, күптән Русиянең бер өлеше булырга теләгән  кешеләр кушыла безгә. Хәзер безгә үзебез карар иткәнгә ирешергә кирәк. Азат ителгән территорияләргә барып, җирле халыкка ярдәм иткән коллегаларым- табиблар белән горурланам. Кирәк булса, без ярдәмгә килергә әзер”, – уфалы табиб Динар Габдрахимов.

Бер төркем яшьләр дә тәэссоратлары белән уртаклашты: “Без кешеләрнең Русия белән, безнең белән бергә булырга теләвенә шатбыз. Кайчандыр без бер зур ил булганбыз, тагын бергәбез, бу нык яхшы”.

“Шахта көе” дигән җырның барлыкка килүен, аның мәгънәсен белгән һәр кеше бу җирләрнең әллә кайчан Русия империясенеке булуын аңлыйдыр.

Тынычлыкка сусаганнар
Тынычлыкка сусаганнар
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас