

“Мин үземә игътибар итсеннәр өчен генә хәрби хезмәткә киткәнлегем турында күп фикерләр күрдем. Моны мин үземнең политик технологияләремне пропагандалау өчен эшлим дип уйлыйлар, шулай уйлаучыларны мин үзем белән барырга тәкъдим итәм. Шулай уйлаучылар, әйдәгез, бергә пулемет алыйк та алгы сызыкка барыйк. Бигрәк тә бүген Төркиядә, Казахстанда һәм башка чит илләр территориясендә булган якташларыбызны түземсезлек белән көтәм. Ни өчен дигәндә, алар социаль челтәрләрдә, аеруча батырлар һәм һәрнәрсәне беләләр",- ди Азат Бадранов.
Азат Шамил улы белән Хөкүмәт аппаратының ике бүлек җитәкчесе, республиканың бер район башлыгы урынбасары, Мәгариф һәм фән министрлыгы учреждениесе җитәкчесе барачак.
“Мин үзем белән барачак дус теләктәшләремнең исемнәрен әйтмим. Аларның барысы да бик лаеклы һәм кыю кешеләр дип әйтә алам. Көтелмәгәндә оешкан отряд белән мин бик горурланам,”- дип өстәде Азат Бадранов.
35 яшьлек Азат Бадранов республика башлыгына мөрәҗәгать итеп, аңа дәүләт хезмәтен ташлап торырга һәм махсус хәрби операциядә катнашырга рөхсәт сорап мөрәҗәгать итте. Радий Хәбиров бу карарны хуплады, "чын ирләр шулай эшләргә тиеш".
Чыганак:ufa.rbc.ru
Фото:ufa.rbc.ru