

Бүгенге көндә мәктәпләрдә ир-егет укытучылар бик аз. Өлешчә мобилизация башлангач, аларның саны тагын да кимергә мөмкин.
Хәер, инде азая башлаган. Мәсәлән, Уфа районының Дорогино авылы мәктәбендә биология укытучысы булып эшләгән 29 яшьлек Урал Ишмөхәмәтов мобилизациягә эләккән. Ул сыйныф җитәкчесе эшен дә алып барган. 2018 елда Уфа районында “Ел укытучысы” бәйгесе призеры булган. Ә 2020 елда ул иң яхшы яшь укытучы дип танылган.
“Ата-аналар һәм балалар аптырап калды. Ходайдан укытучы ул, балалар үзен бик яраталар”, – дигән бер ана.
Урал Ишмөхәмәтов үзе дә мәктәптән китмәс идем, ди. Шулай да яшем буенча да, хәрби-исәп белгечлегем буенча да, сәламәтлегем буенча да Оборона министрлыгы таләпләренә туры киләм, дигән укытучы.
“Мин артиллерист, корал командиры һәм бүгенге хәлне “кирәк” дип кабул итәм”, – дип белдергән ул.
Республика военкоматыннан аңлатуларынча, педагогларга мобилизациядән бронь юк. Ир-ат укытучылар хәрби чакырылуга эләккән очракта аларның дәресләрен вакытлыча башка бер укытучы укытып торачак. Уфа мәктәпләрендә аларны алмаштырыр резерв бар, диделәр мэриядән.