Махсус хәрби операция
30 сентябрь 2022, 09:32

Ил чакыргач яуга киттеләр

Катлаулы һәм сынаулы вакытлар.

Ил чакыргач яуга киттеләрИл чакыргач яуга киттеләр
Ил чакыргач яуга киттеләр

Катлаулы һәм сынаулы вакытлар.

 

 Шул чорда Ватанны саклаучылар сафына көннән-көн яңа ир-егетләр басуын күрәбез. Бүген Уфаның Совет һәм Октябрь районнарында яшәүче ир-егетләр өлешчә мобилизация кысаларында РФ Кораллы Көчләре сафларына чакырылды.
Яуга китүче ир-егетләребезне Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов, Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев, Башкаланың Октябрь Һәм Совет районнары хакимиятләре башлыклары Сергей Плотников белән Рөстәм Рәхмәтуллин, Уфа шәһәр Советы депутатлары Ирина Сухарева һәм Николай Романов һәм башкалар озатырга килде.

– Без сезнең белән борылыш ноктасында яшибез. Шуны истә тотарга кирәк: Русия – теләсә кайсы дошманга каршы торырга сәләтле көчле держава! Нәкъ менә безнең бабаларыбыз үз вакытында бөтен дөньяны нацизмнан коткарды. Дуслар, сез кулларыгызга корал тотып Ватанны сакларга юлланасыз. Бу әзерлегегез һәм патриотлыгыгыз өчен сезгә рәхмәт белдерәсем килә! – диде Ирек Сәгыйтов.

Бумеранг законы турында юкка гына әйтмиләр: безнең иминлекне  якларга сафка баскан яугирләр Ватаннан «яхшылык хәбәрләре» ала инде. Әйтик, эшкуар Алексей Амадеус сугышчыларның юлда капкалап алуы турында хәстәрлек күргән..

–  Без аларга рухи һәм физик яктан нык булсыннар өчен ярдәм итәргә телибез. Аларның исән-сау кайтуы өчен барысы да яхшы итеп эшләнсен! – ди Алексей, хис-кичерешләре белән уртаклашып.

Мобилизацияләнүче ир-егетләр «Прощание словянки» маршы астына юлга кузгалды.

Исән-сау йөреп кайтырга язсын сезгә, якташлар!

 

Фото:  ufa.bezformata.com

ufa.bezformata.com

Ил чакыргач яуга киттеләр
Ил чакыргач яуга киттеләр
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас