Махсус хәрби операция
30 сентябрь 2022, 05:51

Хөкем ителгәннәр хәрби операциядә катнашырмы?

Хәрби хәрәкәтләрдә катнашып, гаепне җуеп буламы?

uralhotels.ruuralhotels.ru
uralhotels.ru

Башкортстанның Дәүләт җыелышы хөкем ителгәннәрне махсус хәрби операциядә катнашуга җәлеп итү турындагы закон проектын Дәүләт Думасына юллаган.

“Закон пректы Русия Федерациясе ихтыяҗларын яклау максатында хөкем ителгән гражданнарны махсус хәрби операцияләрдә яки башка хәрби хәрәкәтләрдә катнашуга җәлеп итү өчен хокукый нигезләрне беркетүне тәкъдим итә. Чөнки Конституциягә ярашлы, Ватанны саклау илнең һәр гражданинының бурычы булып тора. Хөкем ителгән кеше, Русияне яклауга юнәлтелгән хәрби хәрәкәтләрдә катнашып, үзенең җәмгыять алдындагы гаебен җуя алачак”, – ди парламент рәисе Константин Толкачев.

Документта болай диелә: хөкем ителүчегә, хәрби хәрәкәтләрдә катнашуы сәбәпле, суд карарына ярашлы, җәза срогын үтүгә отсрочка бирелергә мөмкин. Хәрби хәрәкәтләрдә катнашуның бер көне иректән мәхрүм ителүнең ун көне нисбәтеннән исәпләнәчәк. Әгәр сәламәтлеккә зыян килеп, хәрби хәрәкәтләрдә катнашу мөмкин булмаса, калган җәза срогын үтү мәсьәләсен суд хәл итәчәк.

Әмма әлеге закон проекты хөкем ителгәннәрнең барысына да карамачак, ди Толкачев. Ул җәза срогын холыкны төзәтү буенча хәрби частьлардә, мәҗбүри эшләрдә үтүчеләргә кагылачак. Һәм кешенең үз теләге белән риза булу шарты да куела.

“14 яшькә кадәрге балигъ булмаганнарның җенси кагылгысызлыгына каршы җинаять кылган өчен хөкем ителүчеләр һәм башка авыр җинаятьләр кылучылар әлеге отсрочка белән куллана алмаячак”, – ди парламент рәисе.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас