Махсус хәрби операция
30 сентябрь 2022, 05:16

Броньгә ия булган гражданнарга таныклык бирелә

Кемнәргә бронь бирелүе ихтимал?

Броньгә ия булган гражданнарга таныклык биреләБроньгә ия булган гражданнарга таныклык бирелә
Броньгә ия булган гражданнарга таныклык бирелә

Кемнәргә бронь бирелүе ихтимал?

 

Русиялеләргә мобилизация вакытында бронь бирелүе турында аңлаталар.  Өлешчә мобилизация барышында бронь тиеш булган кешеләргә хәрби хезмәттән кичектерелеп тору турында махсус таныклык бирелә.

Украинадагы махсус операция белән игълан ителгән өлешчә мобилизация барышында аерым гражданнарга бронь бирелә. Бу хакта «Объясняем.рф» дәүләт порталында хәбәр ителә.

 «Кемгә бронь тиеш, алар аны ала», – диелә мәгълүматта.

Алданрак  дәүләт порталында мобилизациягә баручы русиялеләр критерияләрен билгеләгән иде.

Илнең Хәрби көчләре запасында торучы бөтен Русиялеләр дә мобилизацияләнә ала. 35 яшькә кадәре булган рядовойлар һәм сержантлар, 50 яшькә кадәр булган кече офицерлар һәм 55 яшькәчә булган өлкән офицер составы вәкилләре беренче планда хезмәткә алына.

Русия Президенты Владимир Путин илдә өлешчә мобилизация үткәрелүе турында  21 сентябрьдә игълан итте.

 Илбашы хәрби хезмәткә чакыртылганнарның частьләргә җибәрелгәнче өстәмә хәрби әзерлек үтәчәге турында белдерде.

РФ Саннар, элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министрлыгында белдерүләренчә, әле 195 белгечлек буенча бронь бирелүе ихтимал. 

Нигездә ул физика-математика, химия-биология юнәлешендәге, шулай ук, мәгълүмати технологияләр һәм коммуникацияләр белән бәйле техник белгечлекләргә карый.

Фото: m.realnoevremya.ru

Броньгә ия булган гражданнарга таныклык бирелә
Броньгә ия булган гражданнарга таныклык бирелә
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас