Махсус хәрби операция
30 сентябрь 2022, 15:21

Баласына ярты миллион бурычы җыелган

Ләкин хокук сакчылары түләтү җаен тапкан. Беләсезме кая барасың, дигәннәр?

Баласына ярты миллион бурычы җыелганБаласына ярты миллион бурычы җыелган
Баласына ярты миллион бурычы җыелган

Уфада бер ирнең сигез яшьлек улына ярты миллион сумнан артык алименты җыелган.

Билгеле булганча, суд карары буенча ир ай саен кеременең дүрттән бер өлешен баласына җибәреп торырга тиеш булган. Ләкин ул моның турында "оныткан". Рәсми рәвештә бер җирдә дә эшләмәгән һәм эш табарга да теләмәгән бу ир. Тапкан акчасын бары тик үзенә генә тота барган.

Ә суд приставлары белән очрашканнан соң, әти бөтенләй югалган, телефон номерын да алыштырган. Ләкин хокук сакчылары аның эзенә тиз төшкәннәр. Суд бурычлы кешене гаепле дип тапкан һәм аңа 30 сәгать мәҗбүри эш билгеләгән.

Ләкин бу да аның тәртибен төзәтмәгән, алиментлардан качуын дәвам иткән. Шулай итеп, улына аның ярты миллион сум бурычы җыелган. Приставлар җинаятьчегә алимент түләмәү турындагы маддә буенча рапорт төзегән. Бу җинаяте өчен ул бер ел төрмәдә утырырга тиеш булган. Ләкин мондый шартлар качкын атаны канәгатьләндермәгән һәм ул бурычын әкренләп киметә башлаган. Хәзер исә акчасы килеп чыккан саен малаена йөгертеп илтеп бирә икән.

Шулай итеп ир җәзадан котылган.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас