

Өлешчә мобилизация вакытында сәламәтлек буенча отсрочка рәсмиләштерер өчен нотариаль ышаныч язуы (доверенность) ясатырга кирәк. Бу хакта юрист Анастасия Коптеева белдерә.
Юрист сүзләренчә, әгәр мобилизация буенча повестка килгәннәр отсрочкага хокуклары булуын дәлилли алмыйча махсус хәрби операциягә китеп өлгерсә, бу мәсьәләне хәл итү белән башка кеше шөгыльләнергә мөмкин. Ул мобилизацияләнгән кеше урынына медицина карталарыннан тиешле белешмәләрне һәм выпискаларны җыя ала.
“Документта Фәләнов Фәлән (конкрет исемне язу мөһим) хатынына (әмма бу кеше якын туган булмаска да мөмкин) “Русия Федерациясендә гражданнар сәламәтлеген саклау нигезләре турында”гы федераль закон буенча теләсә нинди медицина документын таләп итә ала дип язылырга тиеш”, – дип кисәтә юрист.
Ышаныч язуын озайлы срокка һәм икенче кешегә яңадан рәсмиләштерү хокукы белән төзергә кирәк, ди юрист.
Мобилизация кысаларында призывникны чакырмаска рөхсәт итүче авырулар исемлеге хөкүмәтнең 2013 елның 4 июлендә дөнья күргән карарының “Расписание болезней” бүлегендә билгеләнгән.
Чыганак: lenta.ru