

Новосибирск өлкәсе властьлары мобилизациядә катнашырга тиешле, әмма качып йөргән русиялеләргә эзләү игълан итте. Бу процедураның тәртибе турында төбәкнең хәрби комиссары Евгений Кудрявцев сөйләде.
Кудрявцев сүзләренчә, призывник өйдә булмаган очракта военкомат хезмәткәрләре аның туганнары һәм күршеләрен сораштыра башлый. Военкомат вәкиленең фатирга керергә һәм тентү оештырырга хокукы юк, әмма ул призывникның эш урыны буенча запрос ясый ала. Хәрби комиссар повестканың шәхси тапшырылырга тиешлеген ассызыклый. “Повестканы теләсә кайда һәм теләсә кайчан тапшырып була. Төнлә дә, көндез дә, тышта да”, – ди комиссар.
Призывникны табып булмаса, ул Эчке эшләр министрлыгына тапшырыласы исемлекләргә эләгә.
Повестка тапшыру автоматик призыв дигәнне аңлатмый әле. Кудрявцев сүзләренчә, комиссариатларда хәрби исәпкә куйган моменттан алып запастагыларның җитди авырулары барлыкка килергә мөмкин икәнлекне аңлыйлар. “Боларның барысы да урында хәл ителә. Гражданин үзе белән чирләрен раслаучы медицина документларын ала ала”, – диде ул.
Чыганак: lenta.ru