Махсус хәрби операция
29 сентябрь 2022, 16:22

Повестка таратыр өчен тәрәздән кергәннәр

Тапкырлык күрсәткәннәр... 

2goroda.ru2goroda.ru
Фото:2goroda.ru

Владивостокта военкомат  хезмәткәрләре солдатларча зирәклек һәм менә дигән физик әзерлек күрсәткәннәр. Алар мобилизациягә эләгүче гражданнарга  повесткалар таратыр өчен ябык подъездга форточка аша кергән.

Урындагы primorye_online Телеграм-каналы Нейбут урамында урнашкан йорт подъездындагы күзәтү камерасы төшергән кадрларны урнаштырган. Тәүдә подъездга яшь хезмәткәр керә, кайсыдыр мизгелдә ул чак-чак егыла яза, әмма максатына ирешә. Шуннан подъезд ишеген эчке яклап ачып, повесткалар тоткан коллегаларын кертә.

Русия бу елның 24 февраленнән Украинада махсус хәрби операция үткәрә, ул  Владимир Путин тәкъдиме белән башлап җибәрелде. Илдә өлешчә мобилизация үткәрү турында дәүләт башлыгы 21 сентябрьдә игълан итте. 

Чыганак: prokazan.ru

Читайте нас