

Башкортстаннан мобилизацияләнгән егетләрнең зур төркеме Пензага юлланган иде. “Башинформ” агентлыгы журналисты егетләрнең хәрби җайлаштыру урынында ничек урнашканнарын белешкән.
Якташларыбызны хәрби училищеларның берсенең спорт комплексында урнаштырганнар. Бина зур, якты, җылы. Душ һәм бәдрәф бүлмәләре белән җиһазландырылган, шуңа да теләсә кайсы вакытта үзеңне тәртипкә китереп була. Һәр сугышчыга койка бүлеп биргәннәр, караватлар – бер, ике яруслылар да бар, шулай да кысанлык күзәтелми.
Беренче көнне егетләр озын юлдан соң йокыларын туйдырганнар, бер-берсе белән танышканнар. Телефоннар белән ирекле кулланып була, шуңа барысы да рәхәтләнеп туганнары белән аралаша.
Пензалылар Башкортстаннан килүчеләрне кунакчыл каршылаган, икенче көн рәттән инде училищеда концертлар куялар.
Хәрби әзерлек әлегә башланмаган, әмма армия тормышы тулы көченә бара инде. Иртәнге алтыда – подъем, отбой да көн тәртибе буенча, кичке проверка – бар да тиешенчә. Күп егетләр ашату мәсьәләсе хакында җылы сөйли.
“Иртән – итле ботка (карабодай ярмасы яисә перловка), төшке ашка – беренче һәм икенче аш, кичке аш та туклыклы. Бар да хәрби хезмәт вакытындагыча, хәтта күңелне бераз ностальгия биләп алды. Армиядәге дусларны да искә төшердем. Берсенә шалтыраттым, ул да мобилизациядә катнаша. Бәлки, күрешербез дә әле аның белән”, – ди бер якташыбыз.
Егетләрнең күбесе кичә үк обмундирование алып өлгергән, бүген калганнарга бирергә тиешләр. Шуннан соң, командирлар сүзе буенча, әзерлек башланачак. Строй белән йөрү дә, тактик занятиеләр дә. Бар да тиешенчә.
“Сез анда безнең бар да әйбәт дип языгыз, сорауларыбызны аңлап хәл итәләр, туганнар борчылмасын”, – дигән тагын бер якташыбыз.
Чыганак: bashinform.ru