

Башкортстан һәм Татарстан чигендәге “Өязе – тау” тау чаңгысы үзәгендә мобилизацияләнгән солдатларны тукландыру пунктларының берсе урнаштырылган. Мәктәп туклану комбинаты пешекчеләре ризык әзерлиләр һәм аны термосларда әлеге үзәккә алып киләләр.
- Без Уфа, Шаран, Зилаир, Бакалы һәм Башкортстанның башка районнарыннан мобилизацияләнгәннәрне ашаттык, алар безнең шәһәр аша узалар бит. Кәбестә салаты, аш, пылау, кипкән җимешләрдән компот, икмәк һәм булка белән төрләндерелгән төшке аш - барысы да сыйфатлы һәм кайнар, - ди комбинат директоры Татьяна Абрамова.
Мобилизацияләнгән егетләр белән автобусларны M5 трассасында Октябрьский бизнес-шерифы Сергей Литов каршы ала, аларны азык-төлек һәм ял итү пунктларына озата.
Тукланып, ял итеп чыккач егетләр аралашучан, кәеф яхшы.
- Мин мобилизациядән курыкмадым: Русия җирен анда яшәүчеләрдән башка кем яклар. Ватанны якларга әзер булган ир - атлар һәрвакыт күп булды, "- ди Нефтекамск шәһәрендә яшәүче Марат.
- Мин Украинадагы вакыйгаларны күзәтеп барам. Кемгәдер нацистларны туктатырга кирәк. Моны Русия кебек көчле ил генә булдыра ала. Авыр вакытта безнең халык берләшә белә. Мин үз илемнең патриоты, Ватанга хезмәт итәргә әзер һәм мин монда ялгыз түгел. Хәрби вакыйгалар еллар буена дәвам итмәс һәм без туган ягыбызга, гаиләләребезгә кире кайтырбыз дип ышанам”, - ди мобилизацияләнгән Айрат.
Октябрскийда мобилизацияләнүчеләрне кабул итәргә биш туклану пункты бар. Аларның һәрберсе көн саен махсус хәрби операциядә катнашачак йөздән артык якташыбызны кабул итә. Берничә көн дәвамында шәһәрнең туклану пунктлары аша ике меңнән артык мобилизацияләнүче үткән. Мобилизацияләнгән кешеләр өчен бу пунктларда уңайлы шартлар тудырылган. Монда алар телефоннарын зарядкаларга, бәдрәф бүлмәсенә керергә, юынырга, өс киемнәрен чистартырга, туганнарына шалтыратырга мөмкин.