Махсус хәрби операция
29 сентябрь 2022, 07:05

“Күсе кебек качып ятмыйм”

Соңгы вакытта, “илдә шундый авыр чакта концерт куясыз” дип, җырчыларны тәнкыйтьләүчеләр күп. Интернет киңлекләрендә “Мобилизация вакытында концертлар куймагыз, оятыгыз кая?”, “Үзләре барсын” – кебек комментарийлар бихисап.Фирдүс Тямаев әлеге сүзләргә карата җавап биргән.

“Күсе кебек качып ятмыйм”“Күсе кебек качып ятмыйм”
“Күсе кебек качып ятмыйм”

­- Соңгы арада чыннан да мондый сүзләрне бик күп ишетергә туры килә. Тик мин мобилизациягә эләкмим, чөнки минем аягым имгәнгән. Шул аяк аркасында мине армиягә дә алмадылар. Белүегезчә, күптән түгел чит илдә катлаулы операцияләр дә ясатырга туры килде. Әмма, ватаныбызда тынычлык урнашсын өчен, минем дә үз өлешемне кертәсем килә, һәм моның юлы – иҗатым белән дә, матди яктан да солдатларга ярдәм күрсәтү. Шуңа күрә тагын бер кабатлыйм, әйе, мин концертлар куям. Күсе кебек качып өйдә ятканым юк һәм ятарга да җыенмыйм.

 

Әйе, мин, илдә авыр вакытлар булуга карамастан, концертлар бирүемне туктатмадым һәм туктатмаячакмын да. Ләкин минем безнең солдатларыбыз һәм аларның якыннары каршында намусым чиста. Чөнки концертларымнан кергән акчаларның бик күп өлеше бүгенге көндә илебез тынычлыгы өчен көрәшүчеләргә ярдәмгә китә.

 

Хәйрия концертларыннан кергән акчаларга егетләргә беренчел кирәк-яраклар һәм медикаментлар сатып алдык. Аксубай, Нурлат егетләре белән берләшеп җыелган гуманитар ярдәмне бертуган энекәшем Фирзәр ике тапкыр гастрольләр автобусым белән Луганск һәм Донецкига, ополченецларга илтеп кайтты. Кем – 100, кем 200 мең белән кушылды, кыскасы, һәркем хәленнән килгәнчә ярдәм итте.

Октябрь башында гуманитар ярдәм белән өченче автобусыбыз китәчәк. Шуңа күрә миңа бүген концертларны туктатырга түгел, киресенчә, куярга кирәк. Хәзер халык болай да шок халәтендә. Иҗатым белән дә тамашачыларымны тынычландырырга тырышам. Бик күп кешеләр  концертларга бу вакыйгалардан аз булса да онытылып торыр өчен килә, - ди Фирдүс.

Ә сез, дуслар, аның сүзләре белән килешәсезме?

 

Чыганак: Интертат

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас