

Республиканың социаль челтәрләрендә Сибайда төшерелгән җылы видео таралды. Хәрби җайлаштыру зонасына җибәрелер алдыннан мобилизацияләнгән егет гитарада очрашып йөргән кызына җыр җырлый.
Егетнең исеме – Аскар Зарипов. Бу җырны ул сөйгәне Гүзәлгә хушлашу бүләге буларак язган. Бер урамда яшәп, бер-берсен күптән белсәләр дә, кыз белән егет августта гына очраша башлаган. Аскар сүзләренчә, ул күптән инде Гүзәлгә күз салган булган, әмма беренче булып эндәшергә кыюлыгы җитмәгән. Шулай да тәүге адымны ясаган һәм чибәр кызның йөрәген яулаган.
Бүгенге көндә егет Казанда хәрби үзәктә.
Аскарның исән-имин туган якларга кайтуын ихлас телибез. Ул җырлаган видеоны сылтама аша карый аласыз.
Чыганак: bashinform.ru