Махсус хәрби операция
28 сентябрь 2022, 17:05

Өч балалы аталарны мобилизацияләүне кичектерерләрме?

Әлегә аларны  мобилизациялиләр. 

vk.com/ratmir.mavlievvk.com/ratmir.mavliev
Фото:vk.com/ratmir.mavliev

18 яшькәчә булган өч һәм аннан да күбрәк балалар тәрбияләүче күп балалы аталарга мобилизациягә кичектерү бирергә кирәк. Дәүләт Думасына мондый тәкъдимне КПРФ депутатлары кертте. Закон проекты Дума мәгълүмат базасында урнаштырылган.

«Закон проекты кабул ителгән очракта күп балалы гаиләләр мобилизация буенча кичектерелү хокукына ия булачак, бу Русия Федерациясендә демографик сәясәтне тормышка ашыруга һәм балигъ булмаганнарның хокукларын гарантияләүгә юнәлдереләчәк», – диелә аңлатма язуында.

Депутатлар искәртеп узганча, элегрәк 16 яшькәчә булган дүрт һәм аннан да күбрәк балалы ата-аналарны, 16 яшькә кадәрге яшьтәге бер яки аннан да күбрәк баласы булган ялгыз аналарны яки ялгыз аталарны, шулай ук өч һәм аннан күбрәк балалы гаиләләрне мобилизациядән азат итәргә тәкъдим ителгән булган. Шулай ук ир-атның хатыны 22 атнадан да ким булмаган срокта йөкле булган очракта кичектереп тору каралган.

Русия бу елның 24 февраленнән Украинада махсус хәрби операция үткәрә, ул  Владимир Путин тәкъдиме белән башлап җибәрелде. Илдә өлешчә мобилизация үткәрү турында дәүләт башлыгы 21 сентябрьдә игълан итте.

Бу хакта тулырак монда укый аласыз. 

Читайте нас