

Кичә, 26 сентябрьдә, БСТ телеканалында үткән брифингта Башкортстанның хәрби комиссары Михаил Блажевич өлешчә мобилизацияләүгә кагылышлы иң кискен сорауларга җавап бирде.
– Үзең белән өс киеме, аяк киеме алыргамы мөмкинме?
– Әлбәттә, мөмкин. Теләгән әйберегезне ала аласыз.
– Безнең мобилизацияләнүчеләр нинди киемдә хезмәт итәчәк?
– Хәрби киемдә хезмәт итәчәк. Ләкин алмаш кием артык булмас. Кайдадыр киемне юарга һәм вакытлыча алмаштырырга кирәк булачак. Экстремаль шартларда кием юешләнергә, ертылырга мөмкин, мондый очракта аны алыштыруны беркем дә тыймый. Бу рөхсәт ителә һәм үзегез белән запас йөртә аласыз.
– Безнең егетләрне күпме өйрәтәчәкләр?
– Бер ай чамасы.
– Әзерлек ничек алып барылачак?
– Шәйморатов һәм Доставалов хәрби батальоннарын әзерләгәндә Тоцкидагы полигонда хәрби училище укытучылары, курсантлар җәлеп ителде. Дәресләр үткәрү өчен әлеге үзәкләргә командировкага махсус билгеләнеш белгечләре җибәрелде. Бу хәрби училищеларда да шундый ук әзерлек каралган. Шуңа барысы да чынбарлык шартларына мөмкин кадәр якын булачак. Махсус операция тәҗрибәсе шактый зур, мондый тәҗрибәсе булган һәм аны башкаларга өйрәтә алучы кешеләр бик күп.
– Гаиләдә авырлы хатыны булучыларга нәрсә эшләргә? Аларны чакыртырлармы?
– Чакыртачаклар.
– Балалары булганнарга нинди чикләүләр бар?
– Әгәр16 яшькә кадәрге 4тән артык бала булса, мәсьәлә 31нче санлы Федераль закон нигезендә хәл ителә. Шулай ук хатыны дүртенчегә авырлы һәм йөклелек вакыты 22 атнадан узса, өч баласы булганнарга да әлеге закон кагыла.
– Гаиләдә инвалид булса? Әйтик, инвалид ата-ананы карарга кирәксә?
– Бу очракта шартларның берсе – ул гаиләдә бердәнбер караучы кеше булырга тиеш. Әгәр чакырылучының бертуганнары булса, ата-ананы карау аларга йөкләтелә. Әгәр инде ул инвалид ата-ананы каручы бердәнбер кеше булса, мобилизациягә чакыртылырга тиеш түгел. Бу мәсьәлә дә Федераль законның 18.31 мәддәсенә нигезләнә.